AVIAAPP– экипажлы хосусый самолетны онлайн тәртиптә арендага алу өчен билгеләнгән кушымта.
Европаның әйдәп баручы AVIAVTM (CofranceSARL) авиаброкер компаниясе сезнең игътибарыгызга уникаль эшләнмә – АВИА Чартер кушымтасын тәкъдим итә. Әлеге кушымтаны күчертеп алып, сез теләсә кайсы вакытта менеджер белән аралашу зарурлыгыннан башка гына хосусый самолетка заказ бирә аласыз.
Хосусый самолетны арендалау – уңайлы һәм презентабельле шартларда аерым ресурсларга ихтыяҗы булган эшлекле кешеләр арасында шактый сорала торган хезмәт. АВИА Чартер кушымтасына мөрәҗәгать итеп, сез кирәкле бәя категориясендәге һәм уңайлылык дәрәҗәсендәге самолет моделен мөстәкыйль сайлый аласыз. Кирәкле маршрутны билгеләп, сез әлеге юнәлеш буенча кузгалырга әзер торучы барлык самолетларны да күрерсез, аларның фотолары, тасвирламалары белән ныклап таныша һәм кайсын сайларга кирәклеге турында төгәл карар кабул итә алырсыз.
AVIAAPP сайтыннан күчереп алырга мөмкин булган кушымта хосусый самолетларның барлык дөньяви базасын чагылдыра, шуңа күрә дә сез барлык категорияләре буенча нәкъ үзегезгә туры килә торган вариантны сайларсыз һәм тагын да кыйммәтлерәк йә уңайлылыклары азрак булган һава судносын мәҗбүри такмауларына иманыгыз камил булыр.
Дөньяның әйдәп баручы Bombardier, Embraer, SukhoiSuperjet, Pilatus, Fokker, Saab, Cessna, DassaultAviation, Gulfstream, Beechcraft һ.б. җитештерүчеләреннән иң заманча модельләр сезгә хезмәт күрсәтергә әзер. Бары бер ишарә белән диярлек салонның тупланышын һәм техник сыйфатламаларын бәяләргә һәм чагыштырырга мөмкин булачак.