Үз ихтыярың белән вертолетка заказ бирү өчен кулыгызга Iphone алыгыз һәм AVIAV TM (Cofrance SARL) әзерләгән уңайлы һәм заманча кушымтаны ачыгыз. Файдаланучы өчен кулай интерфейслы сервис канатлы хыялны тормышка ашырырга ярдәм итәр. Мөгаен, сез инде күптән планлаштырасыздыр:

  • газиз калагыз яки теләсә нинди башка шәһәр өстеннән күрсәтмәле экскурсия узарга,
  • кош очкан ераклыктан искиткеч урыннарны һәм тирәлекләрне күрергә, яңа хис-кичерешләр алып тәэсирләнергә;
  • хеликоптер бортында, аэропорт трансферы вакытында эш вакытыгызның бер секундын да сарыф итмичә, бизнес-очрашу уздырырга,
  • йә булмаса искиткеч селфи ясарга –

АВИА Чартер аша вертолетка заказ бирү хезмәтеннән файдаланган очракта, боларның барысы да – мөмкин хәл.

АВИА Чартер кушымтасыннан файдалану өстенлекләре

  • Тиз һәм уңайлы.
  • Robinson, Sikorsky, Eurocopter, Bell, Ми 8, Agusta һ.б. кебек дөньядагы иң атаклы җитештерүчеләрдән иң топлы вертолетларның киң базасы.
  • Бирелгән параметрларга карап, консультант ярдәменнән башка гына мөстәкыйль рәвештә канатлы машина сайлау мөмкинлеге. Модельне борттагы пассажирлар санына, очышның ераклык һәм биеклек күрсәткечләренә, җирлек сыйфатламаларына, очыш зонасындагы һава шартларына карап билгеләү мөмкинлеге.
  • Безнең базада булган барлык вертолетлар да ышанычлы һәм яхшы техник сыйфатламаларга ия. Хеликоптерларның барысы да даими рәвештә мәҗбүри тикшерү уза һәм, зарурилык булганда, төзәтелә.
  • Яшен тизлегендә заказ бирү мөмкинлеге – кайчак һава судносын сез кушымтадан файдаланган вакыттан башлап өч сәгать эчендә китерү ихтималлыгы. АВИА Чартерда вертолетның кирәкле моделенә “төртү” белән, Сез күрсәткән уңайлы вакытта менеджер, нечкәлекләрне ачыклау өчен, Сезнең белән элемтәгә керә һәм заявканы раслый.
  • Офистан, отельдән вертолет арендалау хезмәтен күрсәтү – тәүлегенә 24 сәгать, ялларсыз, дөньяның теләсә кайсы почмагыннан.

До вертолета рукой подать

  • Хәтта тәҗрибәсезләр өчен дә бик аңлаешлы һәм күрсәтмәле кушымта. Менюдагы барлык виртуаль төймәләр махсус символлар белән дубльләштерелә. Нәкъ шуңа бәйле рәвештә, хәтта сабый бала да вертолетка җиңел генә заказ бирә ала һәм инде бу, бер дә уенчык түгел, ә чып-чын, ышанычлы вертолет булачак.
  • Күздә тотылган очыш зонасындагы һава шартлары турында мәгълүмат. Киләчәк сәяхәтне фаразларга һәм килеп туган хәлләргә – коеп яуган яңгырларга, кыздырып балкыган кояшка, көчле җилгә әзер булып торырга ярдәм итәр. Очарга куркучылар өчен бу бик мөһим. Безнең барыбыз да вертолетларның метеошартларга нык бәйле булуын белә.

 

АВИА Чартер кушымтасы ярдәмендә вертолет арендалау – адымлы күрсәтмәләр

Өстенлекләрдән һәм бүгенге көндә авиациядә күрсәтелә торган хезмәтләрнең барлык җыелмасыннан файдалану өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. Европаның AVIAV TM (Cofrance SARL) брокерыннан АВИА Чартер дигән махсус кушымтаны AppStore җайланмасына күчертеп алырга.
  2. Менюда үзегезгә ошаган, мәгълүматны алу һәм кертү өчен үзегезгә җайлы булган телне сайларга.
  3. Вертолет арендалау өчен үзегезне кызыксындырган даталарны күрсәтергә.
  4. Аренданың теләнгән срокларын һәм, очып китү һәм килү мәйданчыкларын да кертеп, һава киңлеге буенча сәяхәт урынын күрсәтергә.
  5. Белдерелгән параметрлар буенча үзегезне кызыксындырган хеликоптерны сайлау өчен белешмәләр кертергә: күтәрелү көче, борттагы пассажирлар саны, сәяхәтнең вакыт озынлыгы.
  6. Вертолет арендалауның максаты – экскурсия, трансфер, бортта эшлекле сөйләшү уздыру, тантаналы чара, фотога төшү.
  7. Элемтәгә керү өчен шәхси мәгълүматларны калдырырга һәм квалификацияле AVIAV TM менеджерының сезнең белән элемтәгә керүен көтәргә. Белгеч югары дәрәҗәле эш этикетына ия, ул заказның параметрларын тәгаенләштерер, аны тулысынча конфиденциаль итеп калдырыр һәм сайланган срокларда хеликоптерның арендага алынуын раслар.
  8. Очып китү мәйданчыгына билгеләнгән көнне һәм сәгатьтә килергә.

 

Иң заманча кешеләр өчен

AVIAV TM (Cofrance SARL) компаниясе 

  • үзенең абруе турында кайгырта,
  • килешү шартларын һәрвакыт үти,
  • иң заманча технологияләрдән генә файдалана,
  • фәкать сыналган хезмәт күрсәтүчеләр белән генә эшли,
  • бөтен дөнья буйлап ышанычлы элемтәләре бар,
  • хәтта бик ерак һәм авыр үтеп керә торган аэропортларда да яки бөтен планетаның очкыч утырту мәйданчыкларында да хеликоптерның очып китүен һәм килеп утыруын оештыра ала. Мисал өчен, Куршевель 1850, биредә һава торышының начар булуы аркасында – җил һәм күрү дәрәҗәсе авырлаштырылганга күрә еш кына шәхси очкычларны утырту ихтималы юк.

 AVIAV TM  әзерләгән уңайлы АВИА Чартер мобиль кушымтасы иң кыйммәтле телефоннардан һәм авиация өлкәсендәге иң яхшы хезмәтләрдән файдаланырга күнеккән дәрәҗәле клиентларыбыз өчен махсус эшләп чыгарылган.

 

Вертолетны үзегезнең кесә телефоныгыздагы AVIAV TM (Cofrance SARL) белән бергә арендалагыз!