Хосусый самолетта сәяхәт итү өчен документлар

Шәхси самолетны арендага алу – бу, гадәти коммерцияле авиакомпания лайнерында очуга караганда, бөтенләй башка тәҗрибә. Aviav TM (Cofrance SARL) күрсәтә торган хезмәтләр безнең клиентларга кулай һәм уңайлы булсын өчен эшләнгән, һәм барысы да сәяхәтне мөмкин кадәр нәтиҗәле, тиз һәм күңелгә ятышлы булдыру өчен оештырылган.

Бизнес-авиация документнарны уңайлы шартларда рәсмиләштерү һәм аэропортка трансферны, җиңеләйтелгән иммиграция процедураларын, очкыч салонында габаритлы багаж яки хайваннар алып бару мөмкинлеген үз эченә ала. Биредә клиентларыбыздан еш бирелә торган сорауларга безнең җаваплар китерелде.

Бизнес-джет белән хосусый сәяхәт итүнең барлык нечкәлекләре турында белгәннән соң, сезгә искиткеч яхшы очыштан рәхәтлек кенә аласы кала.

 

Аэропортка кайчан килергә кирәк?

Әгәр сез шәхси самолет белән сәяхәт кылсагыз, ул вакытта аэропортка берничә сәгать алдан килүнең кирәге юк. Кайбер аэропортлар эшлекле сәяхәтчеләрне урнаштыру планында чагыштырмача яхшырак җиһазландырылган. Очкычка утырту өчен 5 минуттан алып 30 минутка кадәр вакыт китә (куркынычсызлыкның барлык кирәкле процедураларын исәпкә алып).

Аviav TM (Cofrance SARL) компаниясендәге сезнең шәхси консультант, аэропортка һәм сезнең рейска карап, очыш алдыннан бөтен рәсмиләштерү эшләрен узу өчен кирәкле вакыт турында әйтер.

Шәхси самолетта очу өчен паспорт кирәкме?

Персональ джетта очасызмы, коммерцияле авиакомпания самолетындамы, поездда яки машина белән барасызмы, иммиграция кагыйдәләре үзгәрешсез калачак.

Французлар, мәсәлән, Шенген зонасы чикләрендә үзләренең милли шәхес таныклыгы белән сәяхәт итә ала. Ә Европага чыгу өчен русларга чит ил паспорты һәм виза таләп ителә.

 

Шәхси самолет белән сәяхәт итү өчен миңа виза кирәк булачакмы?

Шәхси самолетта булачак сәяхәтегезне планлаштырган вакытта, теләсә нинди коммерция рейсындагы кебек үк, барлык иммиграция нечкәлекләрен исәпкә алу зарур. Чит ил территорияләренә кергәндә куелган шартларның берсе зарурлык булганда виза алудан гыйбарәт.

Каршылыкларсыз сәяхәт кылу өчен үзегезгә кирәкле барлык процедуралар турында Cofrance SARL  белгечләре белән киңәшләшегез.

 

Миңа паспортымны кайчан күрсәтергә яки күчермәсен кайчан җибәрергә кирәк?

Сез шәхси самолетлы рейска заказ биргән очракта Aviav TM (Cofrance SARL)  хезмәткәре очышка кадәр һәр пассажирның паспорт (яки кирәкле башка төрле шәхес таныклыгы) күчермәсен җибәрү турында таләп итә. Бу хәл Аviav TM һәм һава судносы операторына пассажирлар исемлеген төзү мөмкинлеген бирә. Ул – рәсми документ, иммиграция хезмәтләре, экипаж һәм терминал тарафыннан кулланыла.

Франциядә һәм Шенген зонасында эчке рейслар өчен исемлекнең булуы алдан ук иммиграцион мәгълүматны җибәрү һәм аэропортта тикшерүләрдән азат булу мөмкинлеген бирә. Ул административ процедураларны җиңеләйтә һәм пассажирларның вакытын янга калдыра.

Шуңа да карамастан, сәфәр барышында сезнең кирәкле барлык иммиграция документларын үзегез белән алуыгыз бик мөһим булып тора, чөнки полиция һәм таможня теләсә кайсы вакытта шәхес таныклау турында таләп итәргә мөмкин.

Хакимиятләр шәхси самолетларның халыкара рейсларында сездән аэропортта шәхес таныклыгын күрсәтү турында таләп итәчәк.

Үз багажыңны сканер яки рентген аша үткәрергә кирәк булачакмы?

Теләсә нинди коммерцияле очыш вакытындагы кебек, сезнең багаж рентген тикшеренүләренә бәйле процедураны узачак. Әмма зур ангарлар һәм озын-озак чиратлар турында онытыгыз. Куркынычсызлык процедураларына күчү салмак һәм бик тиз башкарыла. Бизнес-терминаллар шәхси самолеттагы сәяхәтне тиз һәм нәтиҗәле итү өчен билгеләнгән.

Кайбер аэропортларда сезнең багаж скан аша уздырылмаска да мөмкин. Мәсәлән, Канн шәһәре һава гаваненда 15 тоннадан җиңелрәк (Citation XLS + яки Learjet 70 кебек) самолетларда сәяхәт итүче пассажирларга, очышның шенген зонасы чикләрендә башкарылу шарты белән, иминлек системасы аша узмыйча гына һава судноларына турыдан-туры керү мөмкинлеге бирелә. Теркс һәм Кайкос терминалында кунакларны һәм багажны самолеттан паспорт контроле стойкасына алып бару өчен зур булмаган гольф-автомобильләр тәкъдим ителә.

 

Мин самолет өчен билетны күрсәтергә тиешме?

Шәхси самолетта очу өчен сезгә билет кирәкми.

Аviav TM компаниясендә шәхси самолетка бронь куйган вакытта сез очкычны тулысынча арендага аласыз, бу исә салонда сезнең билгеле бер урыныгыз юк дигәнне аңлата. Димәк, билет та кирәкми. Сез эшләргә тиешле эш, ул да булса – аэропортка килү. Пилотларыгыз сезне шәхси терминалда каршы алыр һәм самолетның үзенә кадәр багажыгызны озата барыр.

Безнең команда сәяхәтегезне оештыру өчен кирәкле барлык нечкәлекләре белән, әйтик маршруты, расписаниесе, аэропорт юнәлешләре һәм хәтта самолетның теркәлү номерлары һәм пилотларның исемнәре күрсәтелгән очыш планын электрон почтагызга җибәрер.

 

Минем мәчемә яки этемә шулай ук паспорт кирәк булачакмы?

Кешеләрнең генә түгел, йорт хайваннарының да паспортлары була!

Сезнең белән сәяхәт итү өчен, дүрт аяклы дустыгызның да сәяхәт датасына актуаль паспорты һәм медицина кенәгәсе булырга тиеш.

Әмма ләкин кайбер илләрдә махсус шартлар була. Бөекбританиягә бару өчен, мәсәлән, сезнең йорт хайваныгыз котыруга каршы вакцина алган булырга тиеш.

Тагын нинди дә булса сорауларыгыз калдымы? Аviav TM командасы, сезгә консультация бирү өчен, һәрвакыт элемтәдә. Интернет аша яки телефон буенча безнең белән бәйләнешкә керегез.

Aviav TM (Cofrance SARL) компаниясе белән бергә күңелле сәяхәтләр һәм шәп кәеф телибез Сезгә!

 

AVIA APP