Авиаочышлар турында сез белмәгән, чын мәгънәсендә сәер фактлар

Поистине странные факты, которых вы не знали об авиаперелетах

Нервысы тиз кузгалучы пассажирлар, сезгә хәзер сагаерга туры килмәгәе. Мәет гәүдәләре, яшен сугу ихтималы… әлеге 18 факт сезне киләсе очыштан баш тартырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Бәхеткә, очкыч ярдәмендә сәяхәт кылу, бигрәк тә хосусый самолет белән – кирәкле җиргә баруның иң имин ысулларының берсе (әлбәттә инде, уңышлы гына күтәрелеп китү мөмкин булган очракта).

  1. Пилотларның күбесенә яшен суккан

Бер пилот әйткәнчә: “Күпчелек пилотлар кебек үк, миңа да ике мәртәбә яшен сукты.  Самолетлар яшенне тартып китерерлек рәвештә конструкцияләнгән. Сезгә фәкать каты тавыш кына ишетеләчәк һәм як-якка чәчелеп китүче яктылык нурлары гына күренәчәк, шуның белән шул.  Бу бит яшен суккан самолет очып төшәргә тиеш дигәнне һич кенә дә аңлатмый”.

  1. Самолетларның күпчелеге, гражданнарның транспорт авиациясе ролен үтәп, мәетләр һәм кеше органнары ташый

 Reddit басмасы битләрендә бер пилот болай дип яза: “Очкыч ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган күп кенә йөк ташулар коммерция рейсларында башкарыла. Йөкләрнең берсе һәрвакыт инглиз телендәге HR (HumanRemains) аббревиатурасы белән маркалана иде, сүзен сүзгә тәрҗемә иткәндә ул “кеше мәете” дигәнне аңлата. “Кайбер кешеләр үзләре җирләнергә тиешле урыннан бик еракта вафат була. Аларны агач каркаслы тартмага салалар, шуңа күрә дә пассажирларның берсе дә аның эчендә төгәл нәрсә булуын белми – фәкать контейнерның гадәти булмаган формасы гына сагайтырга мөмкин”. Әгәр дә сез  Delta авиакомпаниясе ярдәмендә очкан вакытта HR аббревиатурасы хакында ишетсәгез яки аны күрсәгез, бу хәл йөк бүлемтегендә мәет гәүдәсе бар дигәнне аңлата.

EasyJet кебек кайбер компанияләр йөк ташу белән шөгыльләнми, шуңа күрә дә аларның трюмларында табут булмаячагына ышана аласыз.

Ә кайчак пассажирлар очыш вакытында үлеп китәргә мөмкин һәм төрле авиакомпанияләр әлеге мәсьәләне төрлечә хәл итә.

Поистине странные факты, которых вы не знали об авиаперелетах

  1. Йончыган пилотлар турыдан-туры кабинада йоклый

 BALPA пилотлар профсоюзы (Британиянең очыш ассоциациясе) уздырган сораштыруда пилотларның яртысыннан артыгы (56%) турыдан-туры кабинада йокыга китүе турында яшермәгән. Шул ук вакытта сораштырылганнарның өчтән бере диярлек (29%) уянган вакытта икенче пилотның да йокыга киткән булуын күргән.

  1. RollsRoyce  авиация двигательләренә пушкадан үле чебешләр чыгарып тест уздыра

Кошлар сәгатенә 299 км кадәрле тизлек белән оча ала, шуңа күрә дә бу күренеш азрак  AngryBirds уенына охшаш.

 Поистине странные факты, которых вы не знали об авиаперелетах

  1. Авиация сагы экипажга исерек пассажирны җиңәргә булышмаячак

Еш кына шундый хәл булырга мөмкин: аек булмаган пассажир бортта гауга кузгата – бу хәл террорчыларның яраткан хәйләсе: бортта штат киеменнән киенгән сакчының булу-булмавын аңлау мөмкинлеген бирә. Урланып китү ихтималын минимальләштерергә теләсәгез, аннан чыгу юлы бер генә – хосусый самолетны арендага алу.

  1. Бортта еш кына балта күрергә мөмкин

Самолетларда еш кына бортта балта булуы таләп ителә, алар электр яна башлаган очракта иллюминаторларны яки стеналарны ватып чыгу өчен кирәк. Мәгълүм хәбәрләргә караганда, Germanwings авиакомпаниясе пилоты Патрик Зонденхаймер лайнерны кыя ташлы  Француз Альплары токымына юнәлткән икенче пилот Андреас Лубиц үз-үзен бикләгән кабинага балта ярдәмендә үтеп кермәкче була.

  1. Самолетлардагы “яңа” колакчыннар һәрчакта да яңа булмаска мөмкин

Авиакомпаниянең аноним хезмәткәре хәбәр итте: “Озакка сузылган очыш вакытында пассажирларга бирелә торган колакчыннар герметик пакет белән төргәкләнгән булса да, яңа түгел. Эш шунда ки: рейс тәмамлангач аларны чистарталар һәм яңадан герметиклап төргәклиләр. Һәм бу һава судносы салонында очратырга мөмкин булган бердәнбер начар күренеш түгел”. Мөгаен, хосусый самолетларда очучы пассажирлар гына мондый хәлләрдән хали булуына өмет итә аладыр.

  1. Самолетны утырткан вакытта салондагы ут авария очрагына сүндереп торыла

Пилот Тим Морган Quora битләрендә болай дип яза: “Самолет төнлә утырганда, төшкән вакытта эвакуацияләү ихтималы барлыкка килү очрагында, салонда ут сүндерелә. Шул рәвешле сезнең күзләр, лайнердан читтәге әйберләрне яхшырак күрә алсын өчен, караңгылыкка яраклашырга өлгерә”.

Поистине странные факты, которых вы не знали об авиаперелетах

  1. Пилотлар хакимияте

Закон буенча пилотларга кешерләрне кулга алырга, штраф салырга һәм хәтта вафат булучы кешенең соңгы ниятенә шаһит булырга (ягъни васыять язуына имза салырга) рөхсәт ителә.

  1. Каһвәдән баш тартыгыз

Шул ук Reddit битләрендә кулланучыларның берсе болай дип яза: “Самолеттагы каһвә бик тәмсез, чөнки һәр иртәдә рейска чыгучы контейнерларны һәм резервуарларны беркем дә юмый. Хезмәт күрсәтүче персоналга йә бик аз түлиләр, йә чистарту өчен кирәкле материалларны бирмиләр, шуңа күрә дә алар күп очракта техниканы чайкыйлар гына һәм аңа каһвәнең яңа порциясен салалар”.

  1. Көн азагына турбулентлык начарая

Reader’sDigest битләрендә мондый хәбәр пәйда булды: “Әгәр дә сез самолетларда очарга курыксагыз, хосусый самолетлардан файдаланасызмы йә коммерция маршрутлары белән очасызмы – мөһим түгел, иртәнге рейс билетларына бронь алырга тырышыгыз. Эш шунда ки: җир өслегеннән күтәрелә торган җылылык һава чокырларына сәбәпче була, моннан тыш, көннең икенче яртысында һәрвакыт яшенле яңгыр яву ихтималы арта”.

Business jet airhostess bringing the cup of coffee to the passenger
  1. Һәр пассажирны китереп җиткерүгә караганда, вакытында килеп җитү – мөһимрәк

Башка бер пилот болай дип өстәгән: “Кушма Штатларның Транспорт министрлыгы пунктуальлеккә шул хәтле дәрәҗәдә игътибар бирә, хәтта указ чыгарган, әлеге документ нигезендә пилотлар, хәтта күчеп утырулы рейс аркасында булган тоткарлык нәтиҗәсендә пассажирларның 20% якын өлеше соңга калса да, рейсны кичектерә алмыйлар.”

  1. Пилотларга төрле ризыклар ашарга туры килә

Коммерция самолетларының да, хосусый самолетларның да пилотлары, азык белән агулану куркынычы булу ихтималы аркасында, бер үк төрле ризыкны ашый алмыйлар. Әлбәттә, пилотларның икесе дә вегетарианчы булса, хәл тагын да катлаулана. Шулай ук аларга үз ризыклары белән дә бүлешергә рөхсәт ителми.

Поистине странные факты, которых вы не знали об авиаперелетах

  1. Бәдрәфләрнең биге тышкы яктан ачылырга мөмкин

Бәдрәф бүлмәсенең санитар бүлмәсе тамгасы эчендә кечкенә генә келә яшеренгән, аны тартсаң, ишек шунда ук ачылып китә. Ку-ку!

Поистине странные факты, которых вы не знали об авиаперелетах

  1. 2003 елда самолет урланган… шуннан бирле аны күрмәгәннәр

2003 елның 25 маенда ике механик йөк авиациясе ихтыяҗлары өчен үзгәртеп ясалган һәм дизель ягулыгын ташый торган Boeing 727 очкычын урлап китә. Федераль тикшерүләр бюросы һәм Үзәк күзәтү идарәсе халыкара эзләтүләргә керешә, ләкин караклар шулай да табылмый, ә самолет үзе, әйтерсең лә, һавада эреп юкка чыга.

  1. Принц Чарльзга һәм принц Уильямга бергә очрага рөхсәт ителми

Королева гозере буенча аның улы һәм өлкән оныгы бер үк рейс белән оча алмыйлар. Бу аңлашыла да – авиаһәлакәт булган очракта, королева ике варисыннан берьюлы мәхрүм калырга теләми.

Поистине странные факты, которых вы не знали об авиаперелетах

  1. Авиаочыш – транспорт белән хәрәкәт итүнең икенче формалы куркынычсызлык дәрәҗәсе

Әгәр сезгә кызык булса, бары тик лифтлар гына самолетлардан ышанычлырак булырга мөмкин.

  1. Иң кыска коммерция рейсы Оркни утраулары арасында гамәлгә ашырыла

Шотландия архипелагындагы утраулар арасындагы очыш дистанциясе хәтта Эдинбург аэропортының очып китү-утыру полосасыннан да кыскарак. Уэстрей һәм Папа-Уэстрей утраулары арасында нибары ике минутка сузылган очыш дөньядагы иң кыска коммерция рейсы булып санала. Сүз уңаеннан, әлеге рейска кайтарып була торган билет бәясе 63 доллар тора.

Ольга Шошина

VIP vacation in a tropical paradise
AVIA APP