Аэропортта узган вакыт һәм минутларны “койрыгыннан” тоту ысуллары

Һава сәяхәтләрендә еш кына вакыт югалтырга туры килә. Аэропортка берничә сәгать алдан килергә, багажны теркәү һәм рәсмиләштерү өчен чират торырга, таможня контролен узарга һәм, ниһаять, рейска утыру турында игълан ителгәнне көтәргә кирәк.

Әмма бизнес-авиация үз клиентларына бөтенләй башка шартлар тәкъдим итә.

Күпләр шәхси самолет — уңайлылык һәм купшылык кына, дип уйлауга карамастан, безнең күпчелек клиентлар, вакытларын экономияләп, югары дәрәҗәле нәтиҗәлелек белән сәфәр кылу өчен, бизнес-авиациягә өстенлек бирә.

Аэропортта вакыт уздырырга мәҗбүр итә торган берничә фактор бар, һәм теләсә нинди тоткарлыкны булдырмас өчен бизнес-авиация тәкъдим итә торган берничә оптималь чишелеш юлы бар.

Чиратлар

Авиакомпанияләр һәм аэропортлар, гадәттә, үз пассажирларына очышка ике сәгать алдан килергә киңәш итә, ә сәяхәтчегә еш кына моннан күбрәк вакытны көтеп уздырырга туры килә (бигрәк тә ерак рейсларда яки багажны теркәтергә кирәк булганда).

Аэропортта куркынычсызлык хезмәте тикшергәндә чиратта  күпме вакыт узачагын алдан фаразлавы кыен. Кайбер очракларда көтәргә кирәкми, ә кайчак сәяхәтчеләргә берәр сәгать вакытын югалтырга туры килә. Хәтта тикшерү тәмамлангач та, сезгә барыбер таможняда чират торырга һәм терминалдан очкычка утыру өчен чыгу номеры һәм рейсның очып китүе турында игълан ителүен көтәргә туры киләчәк.

  • Эшлекле авиация вакытыгызны ни рәвешле экономияли?

Хосусый самолет белән сәяхәт кылганда сез куркынычсызлык буенча тикшерү узуыгыз турында шәйләми дә калырга мөмкин. Килеп җитү белән Сезне сәламләп каршы алалар һәм автомбиль шоферы самолетка яки бизнес-терминалга кадәр озатып куя, анда сезнең өчен максималь уңайлы шартлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәэмин ителгән. Гомумән алганда, без сәяхәтчеләргә очыш алдыннан 15 минут алда Aviav TM (Cofrance SARL) килергә киңәш итәбез.

Күчеп утыру

Планетадагы маршрутларның барысы да туры рейслы авиакомпанияләр белән колачланмаган. Кайбер аэропортлар кечкенә яки авиалайнерлардан файдалану өчен артык изоляцияле.  Шуңа бәйле рәвештә авиакомпанияләр еш кына, үз клиентларына ялганыш рейсларын тәкъдим итеп, эре шәһәрләргә генә рейс башкара. Бу бигрәк тә популяр булмаган юнәлешләргә кагыла. Башка рейска күчеп утыру өчен еш кына бөтен шәһәр буйлап транзит таләп ителә, бу исә юлга китәчәк вакытны арттыра. Кайчагында куркынычсызлык буенча һәм таможня тикшерүләрен кабат үтәргә кирәк була, ә рейслар берничә сәгатьлек аерма белән оча.

  • Эшлекле авиация сезнең вакытны ни рәвешле экономияли?

Шәхси рейсның зур өстенлекләренең берсе –тулысынча персональләштерелгән булуында. Сез бизнес-джетның моделен, китү вакытын һәм маршрут сайлыйсыз. Кайбер самолетлар, авиалайнер белән чагыштырганда кечерәкләре, зур булмаган аэропортларга яки билгеләнеш урынына якын торучы аэродромнарга да төшеп төпләнә ала.

Аэропорт юлы

Күпчелек эре шәһәрләрнең үз аэропорты бар, һәм муниципалитетларда һава гаванена үтеп керүне җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Әмма китү пунктыннан аэропортка булган трансфер кайвакыт сәфәрнең шактый өлешен ала.

Кайбер аэропортлар шәһәрдән шактый ерак урнашкан, ә авиакомпанияләрнең күпчелеге очып китү аэропортын сайлау мөмкинлеген тәкъдим итми (бер шәһәрдә берничә аэропорт булган очракта). Юлда барган хәрәкәтләр шулай ук мөһим, автомобиль бөкеләре турында алдан әйтүе кыен — монысы да вакытны алырга мөмкин.

  • Эшлекле авиация вакытыгызны ни рәвешле экономияли?

Кайчагында бизнес-аэропортлар шәһәр үзәгенә якынрак урнашкан була. Бу Нью-Йоркның Манхэттеннан нибары 19 чакрымда, ә JFK аэропортына 2 чакрым ераклыкта урнашкан Тетерборо шәһәренә кагыла. Альп аэропортларының күбесенә, мәсәлән, Шамбери, Сион, Самедан-Санкт-Мориц яки Валле-д’Аостага фәкать шәхси самолет белән генә барып була. Чаңгы сезоны вакытында сәяхәтчеләрнең күбесе, тау юллары аша йөрүгә караганда, тау битенә төшеп утыруны хуп күрә.

Хәтта бизнес-аэропорт шәһәрдән ерак булса да, зур һава гаваньнарына бару һәм алардан китү ихтималын булдырмый калу сезонга карап югары булган трафикны урап узарга ярдәм итә.

Маршрутыгызга яки сәяхәтегезгә бәйле чикләмәләргә бәйсез рәвештә, Aviav TM (Cofrance SARL) белгечеләре очышыгызны оптимальләштерү өчен кайсы аэропорттан файдалануның отышлы булуы турында әйтер һәм персональ бизнес-джетны арендага алу шартлары турында тәфсилләп аңлатыр.

Эшлекле авиация һәм хосусый бәяләр турында белү өчен Интернет аша яки телефон буенча безнең белән элемтәгә керегез.

 

Сәяхәткә дигән вакытыгызны Aviav TM (Cofrance SARL) белән бергә экономияләгез!

AVIA APP