Үз самолетыңны булдырудан да яхшырагы бар микән? Мөгаен, ул сезнең үз кесәгездә пәйда булган очракта гынадыр!

Европаның уңышлы AVIAV TM (Cofrance SARL)  брокерыннан тәкъдим ителүче яңа кушымта белән шундый могҗизалар да ихтимал икән. Моның өчен AppStore кибетеннән АВИА Чартер программасын күчертеп алу һәм аннан файдалана башлау да җитеп тора. Джетка заказ бирергә, шәхси ихтыяҗларыңа карап теләсә нинди самолет моделен сайларга, планлаштырыла торган маршрут буенча һава торышы турында белергә – Cofrance SARL  тәкъдим иткән яңа “акыллы” технологик кушымта ярдәмендә боларның барысы да мөмкин хәл.

 

АВИА Чартер кушымтасы белән эшләү өстенлекләре

Компаниябезнең тырышып эшләве һәм заманча эшләнмәләр аркасында безнең клиентлар:

  • Дөньяның теләсә кайсы ноктасына бару өчен самолетка заказ бирә ала.
  • Чит-ятлар ярдәменнән һәм артык шалтыратулардан башка гына мөстәкыйль сорату ясый ала.
  • Кирәкле, өстәмә мәгълүмат эзләүдән башка гына – планлаштырылган очыш ераклыгына, борттагы пассажирлар санына һәм һава судносының классына карап, җиңел аңлашыла торган параметрлар буенча бизнес-джет сайлый ала.
  • Bombardier, Embraer, Sukhoi Superjet, Fokker, Cessna, Dassault Aviation, Gulfstream, Beechcraft кебек хезмәтләр базарында үзләрен яхшы яктан гына таныткан иң заманча самолет модельләрен сайлый ала.

Самолет в кармане

  • Барча һава судноларының техник торышы төзек булуына инана һәм борттагы квалификацияле команда ярдәменә ныклы ышаныч белән исәп тота ала. AVIAV TM (Cofrance SARL) фәкать сыналган авиация хезмәтләрен күрсәтүчеләр белән генә хезмәттәшлек итә.
  • Кирәкле өстәмә сервисларга заказ бирә ала: кирәкле урыннан аэропортка, һава таксиена кадәр трансфер; самолет бортында кейтеринг – яраткан эчемлек һәм ризыкларга рестораннан заказ бирү; бизнес-джетны билгеле бер вакыйга өчен бизәү; командировка вакытына уңайлыклы торакны арендага алу; һава буйлап сәяхәт иткәндә гид, тәрҗемәче хезмәтләреннән файдалану.
  • Планлаштырылган һава сәяхәте чорында һава торышын күзәтү – “акыллы” кушымта оптималь маршрутны төзергә булыша, турбулентлылыкның ихтимал зоналары һәм очыш вакытында атмосферада булган метеорологик үзгәрешләр хакында алдан ук хәбәр итә. АВИА Чартер хәтта бик кыюсызларга да очыш ясарга ярдәм итәр, чөнки клиент реаль вакыт режимында борт артында барган хәлләрне – температураның һәм һава торышындагы үзгәрешләрне күзәтеп тора ала. Моннан тыш, шәхси самолет пилотлары һәрвакыт ачылып китеп аралаша һәм үз эшенең нечкәлекләре турында, әйтик, хәзерге вакытта нинди хәлләр барганлыгы һәм самолетның күпме вакыттан соң җиргә утырачагы турында сөйләргә мөмкин. Иҗтимагый авиакомпанияләрнең рейсларында, иминлек тәэмин итү максатларында, пилотлар очыш дәвамында пассажирлардан ябулы була. AVIAV TM (Cofrance SARL) ирекле аралашуга һәм үз клиентларының иминлеген гарантияләүгә басым ясый.

 

АВИА Чартер кушымтасының мөмкинлекләре

 АВИА Чартер мобиль кушымтасы ярдәмендә очкычны үз кесәңнән диярлек “тартып чыгарырга” мөмкин. Һәм моны эшләве, үз Iphone кесәдән чыгарган кебек, бик гади. Сервиста нибары:

  • менюдагы махсус пунктны сайлау – Заказ бирергә,
  • китү пунктын һәм билгеләнгән аэропортны,
  • һава судносы китертүнең теләнгән датасын һәм вакытын күрсәтү дә җитә.

Әгәр үзегезгә кирәкле самолет моделен тәгаен беләсез икән, ул вакытта аны исемлектән сайлау да җитә. Әгәр теге яки бу очракта сәяхәтегез өчен нинди һава судносының барыннан бигрәк яхшы булачагы турында чамалый алмасагыз, ул вакытта параметрлар буенча сайларга һәм AVIAV TM (Cofrance SARL)  компаниясе менеджеры белән сөйләшүгә заказ бирергә була, ул тулы консультацияне бирер.

Самолет в кармане

Шәхси джетка заказ биргәннән соң Сездән таләп ителгән нәрсә, ул да булса: очарга планлаштырылган вакыттан 15 минут алда VIP-терминалга килү, мәшәкатьле булмаган тикшерү процедураларын узу һәм самолет бортына җайлаштырып урнашу.

AVIAV TM (Cofrance SARL) заман белән бергә атлый һәм үз клиентларына һәрчак кул сузымында булган, сыйфатлы һәм уңайлы сервислар тәкъдим итә. Бүген эшлекле авиация алгарышлы темплар белән үсеш ала һәм бары тик иң заманча технологияләрне һәм уңышлы брокерларны гына үзенә ярдәмче итеп сайлый. АВИА Чартер ярдәмендә очуга заказ бирү өчен берничә ишарә ясарга кирәк. Гаризаны рәсмиләштергәндә бөтен дөнья буйлап һава судноларының киң исемлеген күрергә мөмкин, димәк, бирелгән критерияләргә генә карап, абсолют бәйсез карар кабул итәргә, мөмкин дигән сүз.

АВИА Чартер – уңайлы, гади, ышанычлы, заманча!